Мөхәммәтхан Рәҗәпов һәм Дамир Сафиулов ишетмәүче балалар арасында үткәрелгән грек-рим һәм ирекле көрәш буенча дөнья беренчелеге һәм чемпионатта катнаштылар һәм аларга тиңнәр табылмады. Ярышлар Владимир шәһәрендә үткәрелде. Анда яшь аермалары буенча өч төрле (өлкәннәр, юниорлар һәм кадетлар) дәрәҗәдә 15тән артык илдән 250 спортчы көч сынашты.