Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы түбәндәгеләрне искәртә.
Төп гомуми белем турында аттестат алу өчен 9нчы сыйныфны тәмамлаучы укучы дүрт имтиханны уңай билгеләргә тапшырырга тиеш.
Рус теле, математика һәм укучы имтихан бирү өчен үзе сайлап алган ике фәннән 9нчы сыйныфның йомгаклау билгесе укучының еллык һәм имтихан билгеләренең уртача арифметик билгесе чыгарылып, математик түгәрәкләү кагыйдәләренә нигезләнеп, бөтен сан белән билгеләнә. Нигезләмә: Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 2017 елның 9нчы гыйнварыннан 3нче номерлы приказы “Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 2014 елның 14нче февраленнән 115нче номерлы приказы белән расланган төп гомуми белем турында аттестатны һәм аның дубликатларын тутыру, исәпкә алу, бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында”.