Рус теле һәм профильле математика 2018 елдагы БДИның өстәмә көннәрдә бирелә торган чорының иң күп сайланган имтиханнары булачак

2018 елның 22 июне, җомга

Өстәмә көннәрдә имтиханны узган елларның чыгарылыш сыйныф укучылары һәм шулай ук мәҗбүри фәннәрнең берсеннән (рус теле яки математика) канәгатьләнмәслек билге алган яисә нигезле сәбәп аркасында имтиханда катнаша алмаган агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары бирә ала.

Өстәмә көннәрдәге БДИ география һәм информатика буенча имтиханнардан 22нче июньдә башлана. География буенча имтиханга 3,2 меңгә якын катнашучы теркәлгән. Ул Россиянең 83 төбәгендә узачак һәм барысы 384 имтихан бирү пункты эшләячәк. Информатика буенча имтиханга 6,5 мең катнашучы теркәлгән. Имтихан 406 имтихан бирү пуктында Россиянең барлык төбәкләрендә узачак. Имтихан нәтиҗәләре катнашучыларга 5нче июльдән дә соңга калмый тапшырылачак.

25нче июньдә өстәмә көннәрдәге БДИ база һәм профиль дәрәҗәсендәге математика фәненнән үткәреләчәк. База дәрәҗәсендәге математика буенча имтиханга 4,5 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Ул 78 төбәктә 816 имтихан бирү пунктында  узачак. Профильле математика буенча имтиханга 30 меңгә якын катнашучы теркәлгән. Имтихан барлык төбәкләрдә дә 924 имтихан бирү пуктында узачак. База һәм профиль дәрәҗәсендәге математика фәненнән имтиханда катнашучылар үзләренең нәтиҗәләрен 10нчы июльдән дә соңга калмый белә алачак.

Рус теленнән өстәмә көннәрдәге БДИ 26нчы июньдә узачак. Имтиханга 30 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Имтихан Россиянең барлык төбәкләрендә дә 956 имтихан бирү пуктында узачак. Имтихан нәтиҗәләре катнашучыларга 11нче июльдән дә соңга калмый тапшырылачак.

Химия, тарих, биология фәннәреннән өстәмә көннәрдәге БДИ 27нче июньдә узачак. Химия буенча имтиханга 7,1 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Имтихан Россиянең 84  төбәгендә 609 имтихан бирү пуктында узачак. Тарих фәне буенча имтиханга 12,5 мең катнашучы теркәлгән. Имтихан Россиянең барлык төбәкләрендә дә 703 имтихан бирү пуктында узачак. Биология буенча имтиханга 9,1 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Имтихан Россиянең барлык төбәкләрендә дә 689 имтихан бирү пуктында узачак. Имтихан нәтиҗәләре катнашучыларга 11нче июльдән дә соңга калмый тапшырылачак.

Чит телләрдән имтиханның язма өлешен – 27нче июньдә, ә телдән булган өлешен 29нчы июньдә бирергә мөмкин булачак. Чит телләр буенча имтиханга 8,7  меңнән артык катнашучы теркәлгән. Имтихан нәтиҗәләрен катнашучылар 12нче июльдән дә соңга калмый белә алачак.

Литература, физика, җәмгыять белеме буенча өстәмә көннәрдәге БДИ 28нче июньдә узачак. Җәмгыять белеме буенча имтиханга 19,6 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Имтихан Россиянең барлык төбәкләрендә дә 709 имтихан бирү пуктында узачак. Физика фәне буенча имтиханга 10,3 меңгә якын катнашучы теркәлгән. Имтихан Россиянең барлык төбәкләрендә дә 656 имтихан бирү пуктында узачак. Литература буенча имтиханга 7,7 меңгә якын катнашучы теркәлгән. Имтихан Россиянең барлык төбәкләрендә дә 633 имтихан бирү пуктында узачак. Имтихан нәтиҗәләре катнашучыларга 11нче июльдән дә соңга калмый тапшырылачак.

БДИның өстәмә көннәрдә бирелә торган чоры 2нче июльдә барлык фәннәрдән имтихан тапшыру өчен өстәмә көн белән төгәлләнәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International