Уку лагере 23 – 25нче июнь көннәрендә Алабугада һәм Яр Чаллыда узачак. Программа педагогик юнәлешләргә максатчан стипендия белән булышлык итү проектында катнашучылар өчен исәпләнгән. Белем бирү программасының оештыручысы – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Студентларның укуы КФУның Алабугадагы институты һәм Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты базасында узачак.
Укулар барышында тренинглар, мастер-класслар үткәрү, педагогика темасына багышланган фильмнар карау һәм фикер алышу планлаштырылган. Һәрбер уку мәктәбенең үз темасы бар һәм уку презентация яисә проект яклау белән тәмамланачак.