Балтач районында укучылар арасында II Туриада (Спартакиада) башланды. Аның кысаларында LXIII туристлар слёты уза. Чарада Татарстан Республикасының 16 муниципаль районыннан 200гә якын укучы катнаша.
Слет кысаларында укучылар спорт туризмы буенча ярышларда катнашачак. Катнашучылар өчен төрле бәйгеләр үткәрү дә планлаштырылган.