Пермьдә төбәкара ишегалды спорт фестивале узды

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

Ярышларда  Идел буе федераль округы төбәкләреннән якынча 350 укучы катнашты. Егетләр баскетбол, футбол, аркан тартыш, көч гимнастикасы һәм җиңел атлетика буенча көч сынашты.

Ярышларны ачу тантанасында өч тапкыр олимпия чемпионы һәм ун тапкыр дөнья чемпионы булган Ирина Роднина катнашты. Аның белән бергә бокс буенча халыкара класслы спорт мастеры Дмитрий Пирог  һәм су тубы буенча ике тапкыр Олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуров фестивальгә старт бирделәр.

Фестивальдә Татарстан Республикасы данын Түбән Кама шәһәрендәге 32нче номерлы гимназиянең кызлар командасы яклады. Баскетбол буенча 3x3 ярышында кызлар командасы 3нче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International