Балтач районында мәктәп укучылары арасында II Туриада (Спартакиада) кысаларында LXIII туристлык слеты узды. Чарада Татарстан Республикасының 14 районыннан 150дән артык укучы катнашты.
Республика туристлык слетының җиңүчеләре һәм призлы урынга ия булучылары
Кече яшь төркеме
1нче урын – Арча районы “Укучылар сарае” өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе;
2нче урын – Балтач районы командасы;
3нче урын – Алабуга районы «Юлдаш» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Урта яшь төркеме
1нче урын – Казан шәһәре Яңа Савин районы «Простор» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе;
2нче урын – Яшел Үзән районы 6нчы номерлы (Бригантина) балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе;
3нче урын – Арча районы «Укучылар сарае» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Өлкән яшь төркеме
1нче урын – Казан шәһәре Яңа Савин районы «Простор» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе;
2нче урын – Балтач районы командасы;
3нче урын – Бөгелмә районы «Балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.