Укучылар лагерь тормышында аеруча актив катнаштылар. Барлык бәйгеләрдә призлы урыннар яуладылар.”Күләгә театры” бәйгесенә укучылар үзләренең тәрбиячеләре белән берлектә ныклап әзерләнделәр. Уңышлы чыгыш ясаганнары өчен “Югары сәнгати чишелеш” номинациясендә җиңүче дипломына ия булдылар.
Моннан тыш алар сафларда йөрү әзерлеген тикшерүдә, “Лагерь батыры”, киләчәк һөнәрен сайлау буенча эшлекле уенда катнаштылар. “Өмет” («Надежда») отрядында тәрбияләнүчеләр спартакиадада үзләренең көчле рухлы, җиңүгә омтылучан булуларын күрсәттеләр.
“Өмет” отряды “Спарта рыцарьлары” җәйге сменасы кысаларында югары оештыру культурасына ия булулары һәм сыйфатлы сәнгати әзерлекләре өчен диплом белән бүләкләнде. Мәктәпнең педагоглары да лагерь эшчәнлегендә актив катнашулары өчен дипломнар алдылар.