Олимпиада 25нчы июньдә Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында уза. Ярышларда Россия Федерациясенең 14 яшьтән 18 яшькә кадәр булган иң көчле суднолар модельләштерүчеләре катнаша.
Бүген олимпиаданың тантаналы ачылышы булды. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының урынбасары Лариса Сулима ярышларда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул аларга уңышлар, гадел көрәш нәтиҗәсендә яуланачак җиңүләр теләде. Олимпиада суднолар модельләштерүнең берничә төре буенча узачак.