«ҮСЕШ» профиль сменасы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан республика актив балалар хәрәкәте өчен оештырылды. Смена Россия укучылар хәрәкәтенең региональ бүлеге эшчәнлеге кысаларында үткәрелә. Хәзерге вакытта «Приазовец» балаларны сәламәтләндерү лагерында Татарстанның 26 районыннан 115 укучы ял итә. Программаны тормышка ашыру буенча гомуми җитәкчелекне «Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге»нең балалар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге башкара.
Программаның өстенлекле юнәлешләре яшүсмерләрнең социаль мөнәсәбәтләр тәҗрибәсен баету белән бәйле. Мәдәни-сәламәтләндерү программасыннан тыш, барлык катнашучылар өчен белем бирү программалары да тәкъдим ителә.