Татарстанда «Төбәк инновацион мәйданчыклар булдыру һәм аларга ярдәм күрсәтү буенча» грант булдырылды

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

2018 елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Төбәк инновацион мәйданчыклар булдыру һәм аларга ярдәм күрсәтү буенча» гранты булдырылды.

Төбәк инновацион грант алуга сайлау бәйгесендә ике төр мәйданчык катнаша:

  • педагогика юнәлешендә югары, һөнәри, өстәмә һөнәри белем бирү – фәнни консультантлар программалары буенча белем бирү эшчәнлеген алып баручы дәүләт белем бирү оешмалары;
  • мәктәпкәчә, гомуми, балаларга өстәмә белем бирү, фәнни консультант һәм апробация мәйданчыклары белән берлектә эшләүче дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмалары.

Сайлап алу бәйгесендә катнашу өчен riprt.ru электрон мәйданчыгында 129 гариза тапшырылган.

15-25нче июнь көннәрендә республика экспертлар советы читтән торып үткәрелгән этапта эшләргә экспертиза үткәрде.

Киләсе этап – турыдан-туры катнашу этабы, биредә катнашучылар Татарстан Республикасында мәгарифнең инновация эшчәнлеген үстерү буенча актуаль юнәлешләргә кагылышлы проектларны яклаячаклар.

Нигезләмәдә каралганча «Төбәк инновацион мәйданчыклар булдыру һәм аларга ярдәм күрсәтү буенча» грантын алу өчен 32 оешма сайлап алыначак.  Грантның суммасы - 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International