Биләрдә уза торган «Сәләт» традицион халыкара яшьләр белем бирү форумы беренче тапкыр 21нче июньнән 7нче августка кадәр 6 смена форматында узачак.
Soft Skills Biler Forum уңышлы гына үз эшен төгәлләде һәм эстафетаны Arts Biler Forumга тапшырды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Сәләт» фонды белән берлектә, иҗат коллективлары өчен өч көнлек белем бирү программасын оештырды.
ARTS BILER FORUM – бу мөмкинлекләр киңлеге, катнашучылар планлаштырылган иҗади лаборатория кысаларында экспертлардан уникаль белем һәм тәкъдимнәр алачак, белем бирү һәм мәдәни программада үзләрен күрсәтә алачак, шулай ук профессиональ һәм дустанә элемтәләр һәм сайлап алынган юнәлешләр кысаларында яңа тенденцияләр белән таныша алачаклар.
Arts Biler Forum эшендә бөтен ил буенча талантлы яшьләр катнашачак.
Махсус Arts Biler Forum өчен дистәләгән спикерлар, кунаклар, экспертлар һәм журналистлар чакырылган.