ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов чыгарылыш сыйныф укучыларын котлады

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

 Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!

Сезне иң якты вакыйгаларның берсе - мәктәпне тәмамлавыгыз белән котлыйм! Быел Татарстан Республикасында 15000нән артык  укучы 11нче сыйныфны һәм 36000нән артык  укучы тугызынчы сыйныфны тәмамлый. Һәрберегез бүген катнаш хисләр кичерә. Сез шатланасыз һәм шул ук вакытта моңсуланасыз да. Мәктәптә сез чын дусларыгызны таптыгыз һәм киләчәк тормышыгызда һәрдаим таяна алырлык белем нигезләренә ия булдыгыз. Бүгеннән сез зур тормыш юлына аяк басасыз. Алда мөстәкыйль карарлар кабул итәргә һәм җаваплы гамәлләр кылырга кирәк булачак. Бу үзенчәлекле көндә сезгә ныклы сәламәтлек, уңышлар, үз-үзегезгә ныклы ышаныч телим. Кыенлыклар белән очрашканда, беркайчан да куркып калмагыз. Уңыш кыюларны яратуын исегездән чыгармагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International