Республика август киңәшмәсе кысаларында республиканың барлык районнарыннан мәктәпкәчә белем бирү методистлары , гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре, балалар бакчалары мөдирләре - барлыгы 200 кеше Кукмара районының «Созвездие», «Кыңгырау», «Кояшкай» һәм Зур Сәрдек авылы балалар бакчаларында булдылар һәм район Мәдәният йортында Кукмарада җитештерелә торган товарлар белән таныштылар.
"Мәктәпкәчә белем бирү" секциясе эшендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова, район җитәкчесе урынбасары Равия Кәримуллина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров катнашты.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына чиратны бетерү буенча республика программасы кысаларында, соңгы биш елда районда 700 дән артык өстәмә мәктәпкәчә урын булдырылган. Шулай ук соңгы ике елда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау республика программасы буенча 61 миллионнан артык сумга 4 балалар бакчасы ремонтланган. Балалар бакчаларында заманча уңайлы шартлар тудыру белән беррәттән, баланың шәхси потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән тәрбия эшенең сыйфатын яхшырту буенча системалы эш алып барыла.