Татарстан укучылары яшь экологларның бөтенроссия слетында икенче урынны алдылар

2018 елның 29 июне, җомга

Слетта Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән килгән 14 яшьтән алып 17 яшькә кадәр булган 100 бала катнашты.

5 кешедән торган Татарстан командасы берничә номинациядә көч сынашты. Слет программасы буенча команда белән һәм шәхси ярышлар каралган иде.

Шәхси ярышта «Гидробиология» номинациясендә  - Дарья Гребенщикова һәм  «Орнитология» номинациясендә Дарья Бодунова өченче урыннар  өчен дипломнар белән бүләкләнделәр. Татарстан командасы 10 – 17нче июльдә Беларус Республикасында узачак алдагы этапка узды.

Команда ярышларында безнең укучылар 2нче урынга лаек булды, диплом һәм кубок белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International