Татарстан кадетлары «Гвардеец» яшь армиячеләр лагере сменасыннан кайттылар

2018 елның 29 июне, җомга

Бүген Түбән Новгород өлкәсендә Татарстан кадет мәктәпләре укучылары да катнашкан «Гвардеец-1» яшь армиячеләр лагеренең беренче сменасы ябылды. Анда 8 – 10нчы сыйныф укучылары спорт һәм хәрби хәзерлек уздылар. Аларның күпчелеге тормышта кыен хәлдә калган яшүсмерләр – күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең балалары.

17 көн дәвамында алар тактик, утлы, махсус һәм тигез рәтләр белән сафта йөрүгә әзерлек дәресләре уздылар. Кырларда әзерлек уздылар, ГТО буенча нормалар тапшырдылар, спорт ярышларында катнаштылар. Алар өчен шулай ук төрле чаралар, экскурсияләр дә оештырылды.

Бүген шулай ук Түбән Кама кадет мәктәбе укучылары ял иткән «Гвардеец-2» лагере сменасы да төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International