Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында “Инклюзив белем бирүне тәэмин итүнең шарты буларак заманча белем бирүдә психологик-педагогик ярдәм һәм инновацияле технологияләр” дигән темага август киңәшмәсенең секция утырышы булды.
Пленар утырышны ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин үткәрде. Секция эшендә сәламәтлеге чикләнгән балалар белән эшчәнлекне оештыру мәсьәләләре юнәлешенең белгечләре, мәгариф идарәләре һәм бүлекләренең шул юнәлешкә җаваплы методистлары, сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен учреждениеләрнең директорлары катнашты. Программа буенча кунаклар мастер-класслар карадылар, кайбер уку йортларында булдылар. Шулай ук алар өчен фикер алышу мәйданчыгы да оештырылган иде.