Бүген опека һәм попечительлек, социаль яклау өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен секция утырышы булды

2018 елның 29 июне, җомга

Секция утырышында сүз “Дәүләт политикасының ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның хокукын яклау өлкәсендәге төп өстенлекле юнәлеше” хакында барды.

Утырыш эшендә катнашучылар иң элек Лаеш муниципаль районының социаль объектларында булдылар. Кунаклар “Балалар дөньясы” дип аталган балалар йортларында һәм тәрбиягә алган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрнең иҗади эшләреннән оештырылган күргәзмә-сатуда булдылар.

Төп доклад белән ТР мәгариф һәм фән министрының урынбасары Лариса Сулима чыгыш ясады. Ул үз чыгышында гаилә институтын ныгыту, барлык балаларның тулы үсеше өчен бертигез мөмкинлекләр тудыру юнәлешләре бүгенге эшчәнлектә иң мөһиме булуын ассызыклады.

Секция утырышы эшендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасының Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, Балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының урынбасары Юлия Абдреева, министрлыклар  һәм идарә тармаклары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International