Казанда «Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары» проекты тьюторларын укыту узды

2018 елның 3 июле, сишәмбе

2-3нче июльдә «Дуслык» балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәге базасында  25 укытучы, студентлар һәм яшь белгечләр өчен «Тьюторлар мәктәбе» узды. Укыту стратегик инициативалар агентлыгының «Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары» инициативасы кысаларында оештырылды.

«Тьюторлар мәктәбе»ндә ике көнлек уку Татарстанда әлеге проектны тормышка ашыруның икенче этабын башлап җибәрде. Белем бирү программасы дүрт модульдән торды. Әлеге модуль кысаларында, булачак тьюторлар инициатива белән таныштылар, яңа кадрларны төбәккә җәлеп итү стратегиясен эшләделәр, инициативаның персональ конструкторы белән эшләделәр.

Булачак тьюторларны Мәскәүдән килгән экспертлар – Сергей һәм Светлана Тетерскийлар, «Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары» белем бирү программасының операторлары һәм «Ышанычлы киләчәк буыны» бөтенроссия инновацион проекты җитәкчесе Юрий Юрманов укытты. Тренерлар педагогика методикасы һәм инструментлары белән уртаклаштылар, катнашучылар белән хәрәкәтле күнегүләр һәм психологик тестлар үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International