Татарстан кадетлары «Гвардеец» лагеренең икенче сменасына киттеләр

2018 елның 3 июле, сишәмбе

Бүген Түбән Новгород өлкәсендә «Гвардеец – 1» юнармия оборона-спорт лагеренең икенче сменасы ачылды. Шул ук көнне «Гвардеец – 2» лагере Пензада Россия Оборона министрлыгы «Армия генералы А. В. Хрулев исемендәге Хәрби матди-техник тәэмин итү академиясе» филиалы территориясендә үз эшен дәвам итә.

Ике лагерьнең беренче сменасы дәвамында Идел буе төбәкләренең бөтен кадет мәктәпләре корпусларының  8-9 сыйныфта белем алучы 360 укучы ял итте. 2-19нчы июльдә узачак лагерьларның икенче сменасында 10-11нче сыйныф укучылары спорт һәм хәрби әзерлек узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International