18 – 29нчы июнь көннәрендә “Безнең яхшы методист” грантына дәгъва кылучы ТР муниципаль мәгариф бүлекләре (идарәләре) методистлары өчен 9 муниципаль зона буенча Яшел Үзән, Чистай, Арча, Минзәлә, Түбән Кама, Алабуга, Буа, Лениногорск районнары һәм Казан шәһәре мәгариф оешмалары базасында сайлап алуның турыдан-туры катнашу этабы узды. Методистлар үз юнәлешләре буенча 2017/2018 уку елындагы эшләренә анализ ясадылар, җитәкчелектә инновацияле алымнарны куллануга юнәлдерелгән проектны тормышка ашыру тәҗрибәсенә презентация ясадылар.
Июль башында ТР Мәгарифне үстерү институты базасында мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләренең укыту-методика эше буенча урынбасарларының “Безнең яхшы методист” грантына дәгъва кылучылары өчен сайлап алуның турыдан-туры катнашу этабы узды. Алар 2017/2018 уку елындагы эшләренә анализ ясадылар, муниципаль методика хезмәте турында мәгълүмат җиткерделәр, инновацияле эш тәҗрибәсенә презентация ясадылар.