Н.Ә.Гәлләмов исемендәге республиканың махсус гомуми белем бирү мәктәбе хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләренә «Өйрәнчектән остага” дигән проект тәкъдим иттеләр

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Узган елны мәктәп “Тормышта кыен хәлдә калган балаларга ярдәм”фондының грантын откан иде. Бәйге махсус укыту-тәрбия учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар өчен оештырылган. Проект 18 айга исәпләнгән. Анда мәктәптә тәрбияләнүче 24 бала һәм аларның әти-әниләре катнаша. Уку елы азагына бу группа 6 белгечлек (парикмахер, пешекче, хоккей буенча тренер,  интерьер дизайны һәм ландшафт дизайны, столяр-плотник һәм штукатур-маляр) буенча белем нигезләренә ия булачак. Бу занятиеләрдән соң балалар тәкъдим ителгән белгечлекнең берсен сайларга мөмкинлек алачак. Моннан тыш, балалар грант средствосына сатып алыначак җиһазларда гамәли күнекмәләр дә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International