Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов РФ төбәкләренең мәгариф өлкәсендә дәүләт җитәкчелеге белән шөгыльләнүче башкарма идарә органнары җитәкчеләренең бөтенроссия җыелышында 2018 елда узган бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) һәм бөтенроссия тикшерү эшләре (БТЭ) буенча төп йомгакларны ясады.
“Имтиханнарны вакытыннан алда бирү һәм төп чорлары уңышлы төгәлләнде. Иң элек барыгызга да үткәрелгән эш өчен рәхмәт белдерәсем килә. Имтиханнар җитди кимчелекләрсез узды. Нәтиҗәләр нигездә барлык фәннәрдән дә узган елгы дәрәҗәдә. Бу имтиханнарның эзлекле булуы хакында сөйли”, - диде Сергей Кравцов.
Аның сүзләре буенча, хәзер барлык төбәкләргә узган имтихан йомгакларына нәтиҗә ясарга, аны тикшереп, нәтиҗә ясаган вакытта туган проблемалы сораулар буенча август киңәшмәләрендә фикер алышырга кирәк булачак. Сергей Кравцов имтихан үткәрүдә катнашучы кадрларны (оештыручылар, техника белгечләре, имтихан үткәрү пункты җитәкчеләре, фән буенча комиссияләр) өйрәтүгә аеруча нык игътибар итүне сорый.
Рособрнадзор җитәкчесе киләсе елда да БДИ үткәрү процедурасын тагын да камилләштерү буенча эшчәнлекнең дәвам иттереләчәге хакында сөйләде. “Без имтихан материалларын Интернет челтәре аша тапшыру моделен эшлибез. Бу технология чикләнгән күләмдә моңа әзер булган төбәкләрдә гамәлдәге дисклардан кәгазьгә бастыру технологиясе белән беррәттән кулланылачак”, - дип хәбәр итте Сергей Кравцов.
Ул 9нчы һәм 11нче сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрүнең яңа тәртипләре әзерләнгәнлеге хакында да әйтте. Үзгәрешләр нигездә БДИ үткәрелергә мөмкин булган фәннәр рәтенә кытай телен һәм 9нчы сыйныфта рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе үткәрүне кертүдән гыйбарәт. 2019 елның БДИ һәм ТДИ КҮМ демоверсияләре 1нче сентябрьгә кадәр чыгачак.