21нче июньнән 8нче июльгә кадәр “Учак”сәламәтләндерү-белем бирү үзәге базасында "Прайм-Тайм" профильле медиаиҗади сменасы булды. Сменада 10 яшьтән 16 яшькә кадәр булган ата-аналар комитетларының “Дус сыйныф серләре” дигән республика бәйгесе җиңүчеләре катнашты. Смена барышында укучылар кинематография, телевидение, театр сәнгате, вокал осталыгы, хореография, мультипликация буенча мастер-классларда катнаштылар. Моннан тыш, квестларда, шоу, акцияләрдә үзләренең җитезлекләрен дә сынадылар.