“WorldSkills” дөнья чемпионаты Казанда 250 мең кеше җыячак. Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында 60 илдән 1400 кеше катнашачак. Бүген бу хакта IT-паркта – Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Эмиль Гобәйдуллин әйтте.
Эмиль Гобәйдуллин сүзләренчә, чемпионатта төрле илләрдән килгән 1400 кеше катнашачак. “Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында 60 илдән 1400 кеше катнашачак дип көтелә. Катнашучыларның яше, гадәттә, 22дән артып китми. Катнашучыларга 1200 эксперт бәя бирәчәк. Дөнья чемпионатын 250 мең кеше карарга киләчәк дип көтелә. Тамашачылар арасында башка ил вәкилләре дә булачак. 1300 гаммәви мәгълүмат чарасы хезмәт күрсәтәчәк. Чемпионат “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә үтәчәк. Бу 45 нче дөнья чемпионаты булачак. Чемпионат 8 август көнне Көньяк-Сахалинскида старт алачак”, - диде Эмиль Гобәйдуллин.