«Безнең яңа укытучы» грантына дәгъва бәйгесе турында мәгълүмат

2018 елның 13 июле, җомга

«Безнең яңа укытучы» грантын алучылар составы: http://mon.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1468502.pdf

Әлеге грант югары уку йортларының яшь аспирантларын  һәм фәннәр кандидатларын мәктәпкә җәлеп итү максатыннан  булдырылды.

2018 елның 6нчы августына кадәр мәгариф идарәләренә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына грант алучының эшкә урнаштырылуы турында мәгълүмат тапшырырга кирәк.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, эш бирүче һәм грант алучы арасында өч нөсхәдә  өч яклы килешү, эш бирүче һәм грант алучы имзасы белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына 2018 елның 1нче сентябреннән дә соңга калмыйча тапшырылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International