ТР белем бирү оешмалары укытучылары өчен грантны гамәлгә ашыру буенча республика бәйгесе комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 18.04.2018 № под-707/18 боерыгы нигезендә эшләүче республика бәйгесе комиссиясе «Гомуми белем предметлары буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында призерлар һәм җиңүчеләрне әзерләгән укытучыларга ярдәм күрсәтү» грантын алу буенча тапшырылган документларны тикшерде.

Сайлап алу бәйгесе нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән 91 грант алучы расланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International