Татарстан мәктәпләренең 5 укучысы Артекта стратегик инициативалар агентлыгының проект сменасында катнашачак

2018 елның 17 июле, сишәмбе

19нчы апрельдән Россиядә пилот режимында «Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары» проекты гамәлгә ашырыла. Проектта Татарстан Республикасы, Пермь крае, Мәскәү, Тула, Төмән, Ульян һәм Новгород өлкәсе катнаша. Проектның офисы булып Талантлар Университеты тора, ә кураторы – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Инициативаны тормышка ашыруның беренче этабы нәтиҗәләре буенча һәр төбәктән 5 иң яхшы проблемалы эссе авторлары (14 яшьтән 18 яшькәчә балалар) сайлап алынды. Бу балалар «Артек» халыкара балалар үзәгендә профильле сменада катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International