Фестиваль 20нче июльдән 22нче июльгә кадәр Несебр шәһәрендә узачак. Биредә мөмкинлекләре чикле булган аерым башкаручылар һәм коллективлар катнаша. Халыкара иҗат фестивалендә Татарстан Республикасын Алена Цой, Алинә Исмәгыйлева, Анастасия Казакова тәкъдим итәчәк. Катнашучыларны педагог Ольга Фаляхова озата бара.
Бәйге программасы түбәндәге категорияләргә бүленгән: вокал, хореография, инвалид коляскасында бию, ымлап җырлау, инструменталь жанр.