Республика проект мәктәбендә Татарстан киләчәге кадрларын формалаштырачаклар

2018 елның 20 июле, җомга

22-24нче июль көннәрендә «Дуслык» олимпиада үзәгендә Республика проект мәктәбе узачак. Бу стратегик инициативалар агентлыгының «Регионнар өчен киләчәк кадрлары» федераль инициативасын гамәлгә ашыручы икенче этабы. Әлеге проект республикада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшли.

Республика проект мәктәбендә Казан, Яр Чаллы, Нурлат, Бөгелмә, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдән барлыгы 100 дән артык 14 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар катнаша. Укучылар «Сәләтле балалар» порталында сайлап алу үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International