Сменада Татарстан Республикасы, Приморье крае, Новосибирск, Оренбург һәм Вологда өлкәләре укучылары катнашты. Катнашучылар әйдәп баручы укытучылар лекцияләрен тыңлады, төрле объектларны өйрәнү методикасын практикада үзләштерде. Биология профилендә катнашучылар өчен гамәли дәресләр КФУның фундаменталь медицина һәм биология институты базасында оештырылды. Географлар өчен гамәли дәресләр кыр шартларында үтте.