Мамадыш интернат-мәктәп укучылары Чикагода узган юнифайд-футбол буенча Бөтендөнья турнирында бронза призерлары булдылар

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Ярышлар 17-21нче июль көннәрендә Чикагода узды. АКШта Россияне Татарстан командасы тәкъдим итте. Беренче турда республика командасы Техас штаты командасын җиңде (3:0), икенче турда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре командасына оттырды, ә өченче турда Канада командасын җиңде(9:2). Ярымфиналда егетләр Метца клубы базасында оешкан көчле Франция командасына оттырды (0:3).

Команда белән Мамадыш интернат-мәктәбе физкультура укытучысы Андрей Куклев һәм баш тренер Кадыр Мамонов җитәкчелек иттеләр.

Мамадыш мәктәп-интернат егетләре 25 – 29нчы  ноябрь көннәрендә Санкт-Петербургта узачак Бөтенроссия Спартакиадасы Кубогы мини-футбол (футзал) буенча Махсус Олимпиадада катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International