Ишетмәүчеләр арасында бадминтон буенча Европа чемпионаты 20-23нче июль көннәрендә Словакиядә узды. Ярышларда Төркия, Германия, Австрия, Франция, Украина, Швейцария, Болгария, Чехия, Англия, Словакия, Латвиядән килгән спортчылар катнашты.
Россия командасы составында Казанның Ласточкина исемендәге мәктәп-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Алия Исмәгыйлева чыгыш ясады. Мәскәү өлкәсеннән Владимир Орлов белән бергә Алия Исмәгыйлева пьедесталның икенче баскычына менде. Казан спортчысын ярышларга тренер-укытучы Венера Бикмуллина әзерләде.