Сентябрьдә БДИда катнашу өчен гаризалар 6нчы августтан 20нче августка кадәр кабул ителә

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәте сентябрь аенда бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен гаризалар бирү вакыты хакында искәртә. Гаризалар 6нчы августтан башлап, 20нче августка кадәр кабул ителә. Гаризалар төбәк мәгариф идарәсе оешмалары билгеләгән теркәү урыннарына тапшырыла.

БДИның бердәм расписаниесе нигезендә имтиханнар сентябрь аенда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәҗбүри булган ике фән – база дәрәҗәсендәге математика һәм рус теле  буенча үткәрелә:

4нче сентябрь – рус теле; 

7нче сентябрь – база дәрәҗәсендәге математика;  

15нче сентябрь – рус теле һәм база дәрәҗәсендәге математика.

Бердәм дәүләт имтиханында 11нче сыйныфтан соң дәүләт йомгаклау аттестациясен үтмәүчеләр, яисә бер яки ике мәҗбүри булган фәннән имтиханны канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗә алганнар гына катнаша ала.

Элек алган канәгатьләнерлек нәтиҗәләрен яхшыртырга омтылучы узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар яисә 2018 елда урта гомуми белем турында аттестат алучылар сентябрь аендагы имтиханга кертелми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International