V Бөтенроссия ата-аналар җыелышына сораулар кабул итү дәвам итә

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

29нчы августта Мәскәүнең бер мәктәбендә Россия Федерациясе мәгариф министры О. Ю. Васильева мәктәп укучыларының ата-аналары белән очрашачак. Аралашу әңгәмә һәм видеоконференция форматында узачак. Мәскәүдәге төп мәйданчык  белән 6 федераль округтан  Россиянең 8 шәһәре элемтәгә чыгачак. Очрашу барышын онлайн-трансляция ярдәмендә илнең һәм дөньяның теләсә кайсы җиреннән күзәтергә мөмкин булачак.

Министрга булган сорауларны http://edu.gov.ru/opc-view сайттагы форма аша һәм РФ Мәгариф министрлыгы социаль челтәрләре аша җибәрергә була. Иң кискен сораулар буенча җыелышта фикер алышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International