ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында сәләтле балалар өчен «Биосфера» республика экологик лагерь-мәктәбенең IV профиль сменасы һәм рус теле һәм әдәбиятыннан «Логос» Республика профиль сменасы уза.
«Биосфера» профиль сменасында табигый фәннәр белән кызыксынган һәм экология, биология, география буенча олимпиадаларда, бәйгеләрдә, конференцияләрдә югары уңышларга ия булган укучылар ял итә һәм яңа белем нигезләрен үзләштерә. Казанга Яр Чаллы, Нурлат, Түбән Кама, Чистай, Тукай, Сарман, Саба, Мөслим, Минзәлә, Менделеевск, Мамадыш, Лаеш, Кукмара, Яшел Үзән, Бөгелмә, Балтач, Баулы, Арча, Әлки, Аксубай муниципаль районнарыннан 75 катнашучы килде.