Алабугада кечкенә шәһәрләрнең мәдәнияте турында сөйләштеләр

2018 елның 3 августы, җомга

Алабугада “Мәдәният һәм рухият – Россиядә яшәүче халыкларның гражданлык бердәйлеген ныгытуның нигезе” дигән темага төбәкара конференция үтте. ТР мәгариф һәм фән министрының урынбасары Лариса Сулима үз чыгышында балаларга һәм яшүсмерләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү турында сөйләде.

Конференция программасына тарихи-мәдәни мирасны саклауның, кечкенә шәһәрләр һәм авыл җирлекләренең мәдәниятенең, эчке туризмның, туган якны популярлаштыруның заманча үсеш юнәлешләрен өйрәнү мәсьәләләре дә кертелгән иде.

Конференция эшенең төп нәтиҗәсе буларак, пленар утырышта мәдәният өлкәсендәге милли программага кертергә тәкъдим ителгән резолюция кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International