Яшь туристларның Бөтенроссия слеты кысаларында Татарстан укучылары Оштен тавына менделәр

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Краснодар краенда узучы яшь туристларның Бөтенроссия слетында Татарстан Республикасы данын укучылар арасында үткәрелгән II Туриадада (Спартакиадада) призлы урыннарны яулаган Яшел Үзән районы укучылары яклый.

Катнашучылар Апшерон районы, Гуамка хуторы территориясе буйлап җәяүле походка юл тотты һәм Оштен тавына күтәрелделәр.

Укучыларның әле алдагы көннәрдә кросс-походта, су туризмы, кыяга менү, урында ориентлашу буенча ярышларда, туристик фотографияләр һәм видеороликлар бәйгесендә, “Команданы тәкъдир итү”, туристлар төене, “Туристлар күнекмәләре” бәйгеләрендә көч сынашасы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International