Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәте инвалидларны һәм сәламәтлеге чикләнгәннәрне югары уку йортларына кабул итү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшен 1нче сентябрьгә кадәр озынайтты.
“Кайнар линия” телефоны +7 (499) 455-16-80 буенча югары уку йортларына укырга керүчеләр һәм аларның әти-әниләре Рособрнадзор хезмәткәрләренә сәламәтлеге чикләнгәннәрне югары уку йортларына кабул итү мәсьәләләре һәм бакалавриат, специалитет, магистратурага укырга керү буенча сорауларын бирә алалар.