Татарстан укучылары робот техникасы буенча олимпиадага әзерләнә

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Иннополис Университетында робот техникасы буенча Республика профиль сменасы дәвам итә. Монда укучылар робот техникасы буенча олимпиадага әзерләнә, шулай ук робот техникасы, программалаштыру һәм конструкцияләү буенча үзләренең белем һәм күнекмәләрен ныгыта.

Бу сменага 2018 ел үткәрелгән Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының республика һәм йомгаклау этабында катнашучылар килде. Сменада Татарстан Республикасының 10 муниципаль районының белем бирү оешмаларыннан 9 яшьтән 18 яшькә кадәр булган 107 укучы катнаша.

Профиль сменасын оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Иннополис Университеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International