Р.Борһанов «WorldSkills Russia» 2018 VI милли чемпионатында катнашкан ТР җыелма командасы белән очрашты

2018 елның 17 августы, җомга

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов Татарстан Республикасының җыелма командасын «WorldSkills Russia» 2018 VI милли чемпионатының финалында ирешкән зур уңышлары белән котлады.

“Безнең сезнең белән бергә шатлану өчен бик яхшы сәбәп бар. Команданың 2нче урынны алуы – бик зур җиңү. Икътисадый потенциалы буенча Россиядә 5нче урында торган безнең республикабызның икътисадының киләчәге нинди булуы сездән тора. Арадаш ярышларга да, ярымфиналга йомгак ясаганда ук сезнең җиңүче һәм призлы урыннарга ия булуыгыз ачыкланды. Финал ярышлары бик уңышлы узды. Шуңа күрә дә сезгә шәхсән үз исемемнән зур рәхмәтемне белдерәм”, - диде министр җиңүчеләргә мөрәҗәгать итеп.

Искәртеп узабыз, ТР җыелма командасы “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VI милли чемпионат финалы йомгаклары буенча медальләр зачетында 228 балл белән 2нче урынны яулады. Беренче урынны – 345 балл белән Мәскәү командасы, өченче урынны 107 балл белән Мәскәү өлкәсе командасы яулады.

Татарстан командасы барысы 27 – алтын, 8 – көмеш, 9 бронза медаль алды.

Төбәкләрнең команда зачетлары нәтиҗәсен Көньяк-Сахалинда һөнәри осталык буенча Россиядә үткәрелгән иң зур чемпионатның ябылу тантанасында игълан иттеләр. Милли чемпионатта җиңүчеләр һәм призлы урынны яулаучылар илебез данын халыкара беренчелектә яклау өчен  WorldSkills Russia Милли җыелма командасының киңәйтелгән составына керәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International