«Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында V республика профиль сменасы уза

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Бу смена составында «Орбиталь»  өлкән сыйныф укучылары өчен Кирпичников исемендәге  җәйге профильле химия мәктәбе һәм «Гео-фокус» география фәне буенча республика җәйге профиль сменасы эшли.

Казан милли тикшеренү технология университеты каршында өлкән сыйныф укучылары өчен 47нче җәйге профильле химия мәктәбе орбитальлеләр өчен түбәндәге юнәлештә:

- фәннең заманча проблемалары;

- химия фәненең мәктәп программасында булмаган бүлекләре;

- техник, химик һәм катнаш фәннәр өлкәсендә яңа фәнни ачышлар;

- Казан милли тикшеренү технология университетының кафедралары, факультетлары һәм  институтлары белән танышу тәкъдим итә.

Профильле мәктәптә катнашучылар өчен лекцияләрне Татарстан Республикасының әйдәп баручы галимнәре һәм сәнәгать оешмаларыннан чакырылган белгечләр укый. Химия, информатика, чит телләр, проектлы техник фәннәр һәм башка фәннәр буенча факультатив дәресләр – лаборатор эшләр, тренинглар, квестлар, мастер-класслар, эшлекле уеннар, экскурсияләр рәвешендә уза. Биредә әйдәманнар булып “Әйдәманнарның республика мәктәбе”н узган университет студентлары хезмәт итә. Укучылар университет студентлары һәм укытучылары әзерләгән кызыклы күңел ачуларда һәм шулай ук спорт-сәламәтләндерү чараларында да катнаша.

Смена эшендә Татарстан Республикасыннан, Арзамас һәм Воткинск шәһәрләреннән олимпиадаларда, иҗади һәм фәнни бәйгеләрдә җиңүчеләр, техник иҗат белән кызыксынучы укучылар катнаша.

Сменага Татарстан Республикасының муниципаль районнарыннан, Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән укучылар килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International