Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәте җитәкчесе Сергея Кравцов һәм идарә тармагы белгечләре катнашында бөтенроссия ата-аналары белән очрашу 14нче сентябрьдә 11.00 сәгатьтә “Россия бүген” Халыкара мультимедиа пресс-үзәгендә үткәрелә. Биредә 2019 елда БДИ һәм ДЙА-9, Бөтенроссия тикшерү эшләрен (БТЭ), Белем сыйфатын милли тикшерү (БСМТ) мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга җавап алырга мөмкин булачак. Чара барышында төбәкләр турыдан-туры элемтәгә керә алачак. Сорауларны видеомөрәҗәгать формасында да, язма рәвештә дә ege@obrnadzor.gov.ru электрон адресына, шулай ук Рособрнадзорның ВК социаль челтәрендәге битенә https://vk.com/topic-36510627_41553664 җибәрергә була.