2018 елның 4нче сентябрендәге ДЙА турында мәгълүмат

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

2018 елның 4нче сентябрендә гомуми урта һәм төп урта белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең өстәмә чоры башланды.

Бердәм дәүләт имтиханнарының өстәмә чоры 2017 елдан башлап үткәрелә. Мәҗбүри фәннәрдән (рус теле һәм математика) БДИның иң түбән баллын җыя алмаган 11нче сыйныфны тәмамлаучы укучы, укуын йомгаклап, аттестат алу өчен гариза нигезендә рус теленнән һәм база дәрәҗәсендәге математикадан имтиханны кабаттан бирә ала. Сентябрьдә башка фәннәрдән БДИ үткәрү каралмаган.

4нче сентябрьдә Казанда рус теленнән БДИ үткәрелде. Имтиханга 3 чыгарылыш сыйныф укучысы гариза биргән иде.

Гомуми урта һәм төп урта белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясендә канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗә алган һәм аттестат ала алмаган 9нчы сыйныфны тәмамлаучы укучылар өчен ел саен сентябрь аенда өстәмә имтихан үткәрелә. Чыгарылыш сыйныф укучылары канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗә алган барлык имтиханнарны да (бердән дүрткә кадәр) кабаттан бирә ала.

4нче сентябрьдә рус теленнән ТДИ 4 имтихан үткәрү пунктында (Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан) оештырыла. Барысы 126 катнашучы.

Имтихан материаллары махсус элемтә буенча җиткерелә.

Өстәмә чорда ТДИ үткәрүгә 15 имтихан үткәрү пункты җитәкчесе, 6 ДИК әгъзасы, барысы 376 аудиторияләрдә  оештыручы, техник белгечләр, җәмәгать күзәтүчеләре җәлеп ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International