Бердәм дәүләт имтиханнарының өстәмә чоры 4нче сентябрьдә рус теленнән имтихан белән башланып китте һәм гадәти режимда үтте.
Рус теленнән БДИда катнашу өчен 1,5 меңнән артык кеше гариза бирде. Имтихан Россиянең 83 төбәгендә 101 имтихан үткәрү пунктында (ИҮП) узды. Барлык пунктларда да онлайн режимында видеокүзәтү, контроль үлчәү материалларын аудиторияләрдә кәгазь битләренә бастыру, имтиханда катнашучыларның эшләрен сканерда күчермәсен алу оештырылды.
Аттестат алу өчен рус теленнән имтихан бирү мәҗбүри һәм иң түбәне 24 балл булырга тиеш. Югары уку йортларының әзерлек (белгечлек) буенча барлык юнәлешләргә кергәндә дә БДИ нәтиҗәләренең булуы шарт. Югары уку йортларына кабул иткәндә карала торган иң түбәне – 34 балл.
Имтиханда катнашучылар нәтиҗәләрне 19нчы сентябрьдән дә соңга калмый белә алалар.
Бердәм дәүләт имтиханнарының өстәмә чорын 7нче сентябрьдә математикадан база дәрәҗәсендәге имтихан дәвам итә.