Сменада катнашучылар Татарстан Республикасының белем бирү оешмаларында укучылар үзидарәсен киләчәктә үстерүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, шулай ук укучылар үзидарәсе һәм балалар иҗтимагый оешмаларының үзара хезмәттәшлеге модельләрен карадылар.
Сменада катнашучыларның белемнәрен үстерү максатыннан, көн саен экспертлар һәм оештыручы-партнерлар мастер-класслар уздырды. Шәхес үсеше моделе кысаларында катнашучылар биергә, җырларга өйрәнделәр, стретчинг һәм оригами белән шөгыльләнделәр, дебатларда үзләренең көчләрен сынап карадылар.