Бәйгедә катнашу өчен түбәндәгеләр кабул ителә:
- укытучылар сайтлары һәм укытучыларга багышланган сайтлар;
- белем алуга багышланган укучылар сайтлары;
- гаиләләр, башлангыч белем бирү, кече яшьтәге балаларны тәрбияләү турында сайтлар, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм башлангыч класслар сайтлары;
- гомуми урта белем бирү оешмалары һәм алардагы түгәрәкләр сайтлары;
- югары һәм һөнәри белем бирүче уку йортлары, фәнни оешмалар, китапханәләр сайтлары;
- үзлегеңнән белем алу өчен файдалы булган аерым бер тематикага багышланган (тарих, мәдәният һ.б.) сайтлар;
- .tatar доменына урнаштырылган файдалы сайтлар;
- күренекле татар шәхесләренә (галимнәргә, язучыларга, драматургларга, артистларга, рәссамнарга, дәүләт эшлеклеләренә, табибларга һ.б.) багышланган сайтлар;
- Татарстанда һәм Татарстан Республикасыннан читтә һәм Россия Федерациясендә яшәүче татарларның иҗтимагый берләшмәләре сайтлары;
- кулланучылары 1000нән дә ким булмаган «ВКонтакте» соц.челтәрендә татар телендәге файдалы төркемнәр.
Гаризалар 15нче сентябрьгә кадәр http://konkurs.belem.ru. адресы буенча кабул ителә.