БХФ активистлары Татарстанда ишетү сәләте чикле булган балалар өчен бушлай түгәрәкләр ачтылар

2018 елның 7 сентябре, җомга

Бөтенроссия халык фронты активистлары башлангычында Казанның  ишетү сәләте чикле булган балалар өчен интернат-мәктәбе базасында бушлай түгәрәкләр ачылды. Шуны да искәртәбез, бу кабаттан эшкәртү өчен макулатура  җыеп тапшыру акциясе ярдәмендә мөмкин булды. Акциядән килгән средстволар белгечләр – сурдопедагогларга хезмәт хакы түләүгә һәм кирәкле инвентарьлар алуга тотылды.

Е.Г. Ласточкина исемендәге сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәптә уку елы бушлай өстәмә белем бирү түгәрәкләрен тантаналы рәвештә ачу белән башланып китте. Сентябрьдә 3 яшьтән 7 яшькә кадәр булган ишетү сәләте чикле  балалар өчен түгәрәкләр эшли башлады.

Агымдагы елның язында БХФ активистлары Татартсан Республикасының  Мәгариф һәм фән министрлыгы, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә 15 т макулатура җыйды. Кәгазьне икенчел эшкәртүче оешма аның һәр килограммы өчен 7 сум күләмендә Ишетмәүчеләрнең бөтенроссия җәмгыятенең республика бүлегенә җибәрде. Шулай итеп, “Макулатура җый – балаларга ярдәм ит” экологик хәйрия акциясенең беренче этабы булды. Хәзерге вакытта оештыручылар икенче этапны башлап җибәрде һәм уңышлы тәҗрибәне кабатларга җыеналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International