Россиянең 16 шәһәрендә 1,5 миллионга якын укучы “Россия – минем тарихым” тарихи паркында булды

2018 елның 7 сентябре, җомга

Мәскәүдә Мәгариф министрлыгы һәм мәгариф департаментының бердәм проекты булган “Россия – минем тарихым” тарихи паркының ачылышыннан алып, бүгенге көнгә кадәр  мультимедиа күргәзмәләрен 1,5 миллионга якын укучы карады, бу – Россия буенча барлык укучыларның 10%ын тәшкил итә.

Россия тарихы буенча мәҗбүри һәм факультатив белем бирү нигезендә оештырылган проектта ике ел дәвамында уртача 60000 класс катнашты. Екатеринбург, Казан, Махачкала, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Пермь, Самара, Санкт-Петербург, Ставрополь, Төмән, Уфа, Көньяк-Сахалинск, Якутск, Волгоград шәһәрләрендәге тарихи паркларда булу күпчелек чыгарылыш сыйныф укучылары өчен югары уку йортларына керер алдыннан тарихтан имтиханнар бирүгә яхшы әзерлек тә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International