Рәфис Борһанов мәгариф өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырды

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Бүген, 13нче сентябрьдә, ТР Премьер-министры урынбасары –ТР мәгариф һәм фән министры  Рәфис Борһанов   муниципаль мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре белән  видеоконференцэлемтә  режимында мәгариф өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырды. Анда 2018 елда өстәмә срокта  дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрү, белем бирү оешмаларында ФДБСн тормышка ашыру, 2018/2019нчы уку елында туган телләрне укытуның үзенчәлекләре һәм белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән чаралар  турындагы мәсьәләләр буенча фикер алышынды. Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучыларга балаларга өстәмә белем бирү программасын тормышка ашыручы белем бирү оешмаларында инвентарьлаштыруны үткәрү тәртибе турында аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International